-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2021, 23:40

Чүпне капчыклап җыю - кичәге көн

Киләсе елга бу урыннарда контейнер мәйданчыклары төзеләчәк.

Киләсе елга бу урыннарда контейнер мәйданчыклары төзеләчәк.

Әле төпкел авылларда чүп-чарны капчыкка җыялар, аннары аларны төбәк операторы машиналары килеп ала. Кагыйдәләр буенча, өч көнгә бер тапкыр килеп алырга тиешләр. Ләкин атнага бер тапкыр алып китәләр, дип зарланучылар да бар. Туры эфирга Сибайдан, Әлшәйдән, Стәрлетамактан шундый зарлар килде.

- Капчыклап җыелган чүп-чарны атнасына бер тапкыр килеп алу рөхсәт ителә, - диде студиядәге эксперт. - Ләкин ул тотрыклы һәм даими булырга тиеш. Гомумән алганда, чүпне капчыкка җыю - кичәге көн, быел без бу хәлгә чик куячакбыз, бу урыннарда контейнер мәйданчыгы урнаштырачакбыз.

Бу да бер проблемага әйләнергә мөмкин, чөнки беркемнең дә капка төбендә контейнер урнаштырасы килми. Шуннан ул еракка куела, бу да авыл халкында ризасызлык тудыра. Бу очракта авыл биләмәсе башлыгы халык белән җыен үткәреп, мәсьәләне хәл итәргә тиеш.

Контейнерлар халык яшәгән урыннан 20-100 метр ераклыкта куелырга тиеш.

Фото:novozybkov.su
Читайте нас: