-26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2021, 13:20

"Халык белән аралашыгыз!"

Бүген, 25 гыйнварда, Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров чиновникларга халык белән аралаша башларга кушты.

Бүген, 25 гыйнварда, Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров чиновникларга халык белән аралаша башларга кушты.

«Без кешеләр белән сөйләшүдән туктадык. Без аларга җавап бирми башладык. Узган ел коронавируска бәйле иң киеренкеләрнең берсе булды: кешеләр үлә, даими чикләүләр билгеләнә... Шушы хәлләр халыкның борчылуына китерде", - дип аңлатты ул.

Республика Башлыгы управдомнар эшләрен, муниципалитет башлыкларының шәхси кабул итүләрен яңадан башларга, шулай ук чиновниклар советларының кемнәрдән торуын игътибар белән карарга кирәклеген белдерде.

«Кешеләрнең бик күп сораулары җыелды, сез үзегез күреп торасыз. Алар, нигездә, көнкүреш мәсьәләләренә кагыла. Бу - бик мөһим проблема», - диде Радий Хәбиров. Ул, шулай ук, бүгенге сүзләрен рәсми йөкләмә рәвешендә рәсмиләштерергә кирәклеген билгеләп үтте.

Фото: горобзор


Читайте нас в