-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2021, 16:25

Кар көрәүче егеткә, сылуым, бер генә күзеңне сал!

Уфа урамнарында кар көрәүче бу егетне кем белә?

Уфа урамнарында кар көрәүче бу егетне кем белә?

Башкаланың кай тарафына барсаң да, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре кар көри. Узган шимбәдә оештырылган "Игътибар, кар!" акциясенә башка тармак хезмәткәрләре, мәктәп укучылары да кушылды. Аларга барыбыз да рәхмәтле. Әмма кар һаман явып тора, рәхмәт яугыры. Димәк, ул тудырган мәшәкатьләр дә дәвам итә.

Республика Кардиология үзәге янында тирләп-пешеп кар көрәүче бу егет яныннан ничек тыныч кына узып китәсең инде?! Әлбәттә, фотога төшерәсең!

Исемен сораган идек, "Сезне күргәч тә күзләр камашты, туташ, зиһенем таралды, исемемне дә онытыттым менә", - дигән була наян егет. Ышанасы килеп китте...

"Туташ" өчен рәхмәт анысы, күңелгә май булып ятты сүзегез. Мондый уңган егетнең исемен белеп, "Кызыл таң" укучыларына да мәгълүм итәсе килгән иде шул. Бәлки, укучыларыбыз арасында аны танучылар бардыр? Гәзитнең "ВКонтакте", "Одноклассники", "Фейсбук", "Инстаграм" челтәрләрендәге сәхифәсендә сезне көтеп калабыз!

Янә бер карагыз әле безнең тракторчы егеткә, "сөбханаллаһ" дип кенә, яме...

Фото: Нәфисә АКЧУРИНА.
Читайте нас: