+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2021, 23:09

Контейнерлар да, машиналар да җитәрлек булачак

Башкортстанның экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Нияз Фазыйлов чүп-чар чыгару мәсьәләсен өйрәнү буенча республиканың барча муниципалитетларында да диярлек булган.

Башкортстанның экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Нияз Фазыйлов чүп-чар чыгару мәсьәләсен өйрәнү буенча республиканың барча муниципалитетларында да диярлек булган.

- Без шәһәр һәм районнарда чүп-чар контейнерлары җитешмәвен ачыкладык, - ди ул БСТ каналында барган брифингта. - Алар кирәкле күләмнең 75 процентын гына тәшкил итә. Кайдадыр төбәк операторлары турында ишеткәннәре дә юк, кайдадыр чүп-чар чыгаруны эшкуарларга йөкләткәннәр, кайдадыр халык нинди хезмәт өчен түләгәнен дә белми... Чишеләсе мәсьәләләр бихисап. Без әлеге көндә аларның күбесен хәл итүгә ирештек.

Министр урынбасары чүп чыгаручы техника паркының искерүенә басым ясады. Бу хакта сүзне "Махсус автомобиль хуҗалыгы" җитәкчеләренең берсе Ринат Биккинин дәвам итте һәм техник паркның яңартылып торуы һәм узган елда 30 берәмлек техника сатып алынуы турында белдерде.

Моннан тыш, төбәк операторларына яңа техника сатып алуга 50 миллион сум акча бүлеп бирелә.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас: