-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2021, 23:40

Сипайловода хәлләр начар түгел

Уфаның Сипайлово бистәсендә чүп-чар чыгаруга автомобильләр күплеге комачаулый.

Уфаның Сипайлово бистәсендә чүп-чар чыгаруга автомобильләр күплеге комачаулый.

Бу хакта тапшыруда Уфаның Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников белдерде.

- Ихаталарга куелган машиналар чүп-чар чыгаруга комачаулый, әлбәттә, - диде ул. - Шул ук вакытта күп автохуҗалар хәлне аңлап кабул итә. Ләкин җәза бирергә дә туры килә. Былтыр андыйларга 933 протокол төзелгән, гомум күләме 900 мең сум штраф салынган.

Контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү дәвам итә, алар җитмәгән урыннар да бар. Нагаеводан шикаятьләр күп килә. Без төбәк операторы белән һәр мөрәҗәгатьне хәл итәргә тырышабыз. Безнең районда чүп-чар чыгарган өчен 75 сум түлиләр. Әгәр түләү арттырылмаса да бу чүп-чар чыгару сыйфатына йогынты ясамаячак, дип уйлыйм.

Халык белән бәйләнеш бар. Сипайловода бу уңайдан хәл начар түгел. Ихаталар һәм тротуарлар чистартыла, чүп-чар вакытында чыгарыла.

Фото:
tavto.ru
Читайте нас: