БСТ каналында чүп-чар реформасы буенча туры эфир үтте.
Анда торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Белов, экология һәм табигатьтән файдалану министрының беренче урынбасары Нияз Фазылов катнашалар.
Ике ел элек республикада "чүп-чар реформасы" башланды. Ул бу өлкәдәге бик күп проблемаларны ачты. Республика Башлыгы тәкъдиме белән Башкортстанда чүп-чар чыгарган өчен түләүнең иң аз күләмен куелды.
Радий Хәбиров башта чүп-чарны чыгаруны җайга салу бурычын куйды. Ул вакытта әле республикада урнаштырылган 26 мең контейнер мәйданчыгының 9 меңе генә бар иде, республикада 3 мең законсыз чүплек исәпләнде. Аларны бетерү дә бик күп көч таләп итте.
Инде хәлләр бераз җайланды. Хәзер тарифларны арттырырга вакыт җитте, - диде Борис Беляев.
Фото:ufa.bezformata.com