+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2021, 17:52

Торак-коммуналь түләүләргә компенсацияне ничек алырга?

Башкортстанда үткән елның 1 сентябреннән торак бинасы һәм коммуналь хезмәт күрсәткән өчен түләү чыгымнарының айлык акчалата компенсациясен исәпләү тәртибе үзгәрде. Республикада аны 665 мең кеше ала.

Башкортстанда үткән елның 1 сентябреннән торак бинасы һәм коммуналь хезмәт күрсәткән өчен түләү чыгымнарының айлык акчалата компенсациясен исәпләү тәртибе үзгәрде. Республикада аны 665 мең кеше ала.

Элек ташламаларга ия булучылар «Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр бәясенең республика стандарты» дип аталган ай саен фиксацияләнгән сумманы ала иде. Яңа кагыйдәләр буенча, акчалата компенсацияне ташлама алучы һәр кеше өчен аерым исәплиләр, кайда яшәвенә карамастан, ул күбрәк сарыф иткән саен, күбрәк акча ала. Льготникның категориясе һәм фатир мәйданы, яшәүчеләр саны исәпкә алына. Гаиләнең гомум керем күләме түләүләргә йогынты ясамый.

Гади мисал: кышын җылылык өчен зур счет килә, димәк, дәүләттән ярдәм артачак, ә җәен бернине дә җылытырга кирәк түгел, түләүләр дә азрак.

Үз фатирың турында бернинди белешмә дә бирергә кирәкми — социаль хезмәтләр аны коммуналь хезмәтләрдән электрон документ әйләнеше аша алачак. Түләү күләме буенча формулалар шактый катлаулы һәм һәр льготникның категорияләре өчен төрле: ветераннарга - бер төрле, инвалидларга – икенче, күпбалалы гаиләләргә – өченче. Тагын бик күп нюанслары бар. Мәсәлән, шәхси йортта яшәүче инвалидларга торакны карап-тоту өчен түләү кертелми — федераль законда шулай язылган. Фатирда берничә төрле льготник булса, аларның һәркайсы акча алачак.

«Коммуналь хезмәтләрне куллану нормативлары» бар — счетчик булмаганда теге яки бу хезмәт өчен күпме түләргә кирәк икәнен исәпләп чыгарганда алар кирәк. Гадәттә, бу норматив уртача куллану дәрәҗәсеннән шактый югарырак. Түләү күләме мондый норматив буенча күбрәк була алмый. Мәсәлән, Башкортстанда салкын суны куллану нормативы – аена бер кешегә биш кубометрга якын. Өч кешелек гаиләгә, димәк, 15 кубометр туры килә. Әгәр сез 20 яисә 100 куб сарыф итсәгез дә, аны барыбер 15 кубтан саныйлар.

Түләүләр бераз соң килә, ягъни сентябрьдә кешеләр июль өчен компенсация ала, тик моның өчен фатирга түләүләрне 10 августка кадәр капларга кирәк, чөнки акчалата компенсацияне коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары булган кешеләр ала алмый. Башкортстанда андыйлар әлегә 92 меңгә җитә. Монда принцип эше – сезгә квартплатаны түләргә булышалар, димәк, вакытында түләгез! Компенсация акчасын башка нәрсәләргә тотынырга ярамый. Бурычка батмас өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен счетлар буенча ай саен 10нчы числога кадәр түләргә кирәк. Гыйнвар өчен - 10 февральгә кадәр, февраль өчен — 10 мартка кадәр һ.б.

Әгәр сез вакытында түләмәгәнсез икән, автоматик система моны күрәчәк һәм компенсация түләвен туктатачак. Бурычлы кешегә белдерү кәгазе җибәрәчәкләр. Сезгә бурычыгызны түләргә ике ай вакыт бирелә. Аны түләгәч тә автоматик рәвештә компенсация алачаксыз.

Хәлләр төрле була – әгәр сез бурыч җыйгансыз, ләкин идарәче компаниягез белән килешеп, аны кичектерү турында белешмә төзесәгез, компенсация алачаксыз! Бу очракта төзелгән килешү белән социаль ярдәм үзәгенә, яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Социаль түләүгә кем дәгъва итә ала? Компенсациянең күләме ни өчен үзгәрде һәм ЕДКны ничек дөрес исәпләргә? Түләү алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә? – Социаль түләү алучыларда килеп туган шушы һәм башка сорауларга «Бердәм Русия» төбәк Башкарма комитеты каршындагы колл-үзәк белгечләре 8-800-289-03 санлы телефон буенча җавап бирәчәк. «Кайнар линия» телефоны, шимбә һәм якшәмбедән тыш, һәр көнне 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.

Фото: encrypted-tbn0.gstatic.com


Читайте нас: