-8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 гыйнвар 2021, 21:30

"Транспорт сәгате"ндә юл хуҗалыгы буенча фикер алыштылар

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Транспорт сәгате” форматында тематик онлайн-киңәшмә уздырды, анда төбәк юл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Транспорт сәгате” форматында тематик онлайн-киңәшмә уздырды, анда төбәк юл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төзүчеләрнең Салават Юлаев проспекты аша Уфадан көньяктагы чыгу районында юлүткәргечне реконструкцияләүне сентябрьгә төгәлләргә әзер булуын раслады. Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә объектны вакытында тапшырырга кушты.
- Төзекләндерү чорын кыскарту турында мин конкрет карар кабул иттем. Аңлашыла ки, ремонт халкыбыз өчен аерым уңайсызлыклар тудыра. Әмма без бу участокның юлларын җайга сала һәм хәлне нормальләштерә алдык, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - 1 сентябрьдән кешеләр яңа юлдан йөри башларга тиеш. Бу срокларны төгәл үтәвегезне сорыйм.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: