COVID-19 белән бәйле пандемия аркасында күрәселәр бар икән әле!
Коронавирус инфекциясе эпидемиясе аркасында хатын-кызларга медицина битлекләрендә бала табарга туры киләчәк. Бу хакта Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән “Говорит Москва” сайты хәбәр итә.
Русиядә санитар-эпидемиологик хәлнең тотрыксыз булуы сәбәпле, Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкле хатын-кызлар өчен киңәшләрне яңарткан. Яңалыклар нигезендә, бала табу вакытында хатын-кызлар медицина битлегендә булырга тиеш. Аны көчле тулгак вакытында гына салып торырга киңәш ителә.
Яңа кагыйдәләр буенча, бала табу аерым залларда кабул булырга, ә медицина хезмәткәрләренең саны мөмкин кадәр киметелергә тиеш. Әгәр әнисендә коронавирус ачыкланса, анализ нәтиҗәләре тискәре булганчы баланы бирмәячәкләр. Әгәр COVID-19 балада да, әнисендә дә булса, аларны бергә урнаштырачаклар.
Фото:sputnik-georgia.ru