Республика синоптиклары якын көннәргә һава торышын фаразлады.
"Башгидрометүзәк" мәгълүматларына караганда, дүшәмбе көнне аязаючан-болытлы һава торышы көтелә. Җепшек кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә, аерым районнарда томан, юлларда бозлавык, кар көртләре хасыйл булачак.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә, көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр исәчәк.
Һава температурасы көндез минус 3тән плюс 2 градуска кадәр җылыта.
Сишәмбе урыны белән кар явачак, томан, юлларда бозлавык. Җил көньяктан. Һава температурасы төнлә — 3-8 градус салкын. Көндез — 0, минус 5 градус.
Чәршәмбе урыны белән җепшек кар, юлларда бозлавык. Җил юнәлешен үзгәртмәячәк, алдагы көндәге кебек. Һава температурасы төнлә — 5-10 градус салкын. Көндез, шулай ук, 0, минус -5 градус көтелә.