Декабрьдә Башкортстанда җылылыкка бәяләр артты. Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә халыкны борчыган әлеге мәсьәләгә карата фикерен белдерде.
"Декабрьдә республика буенча җылылыкка бәяләр арту 42 проценттан артык тәшкил итте. Зарланулар күп булды. Мин төбәк Башлыгы кушуы буенча бу мәсьәләне җентекләп өйрәндем.
Түләүне арттыру кискен салкынаю белән бәйле дигән аргумент дөреслеккә туры килми. Бәяләр нигезсез арттырылган мисаллар да бар: күпфатирлы йортларда исәпләү приборлары дөрес эшләми, мәйданнар дөрес исәпләнмәгән, башка бик күп хаталар бар.
Кешеләр идарәче компанияләрнең, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның, үзидарә органнарының һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының җитешсезлекләре аркасында артыр түләргә тиеш түгел. Якын арада җылылык өчен түләү 42 проценттан күбрәккә арттырылган квитанцияләр буенча яңадан исәпләү эшләрбез. Февраль һәм март түләүләрендә халык артык түләгән акчасын кире алачак.
Сумма 42 проценттан кимрәк булган вәзгыятьне дә тикшерәчәкбез. Әгәр бу очракларда да арту нигезсез булган икән, шулай ук яңадан исәпләячәкбез.
Оператив бурычлардан тыш, стратегик бурычларны да хәл итәчәкбез. Агымдагы ел ахырына кадәр Уфада барлык исәпләү җиһазларын инвентарьлаштырачакбыз. 2023 елга кадәр ялган мәгълүматлар күрсәткәннәрен алмаштырабыз.
Моннан тыш, әлеге приборларның күрсәткечләрен тикшерү белән шөгыльләнәчәк комиссияләр төзибез һәм аларның составына торакчыларны кертәбез. Кешеләр барысын да үзләре контрольдә тотарга тиеш.
Гомумән, Башкортстанда җылылык өчен тариф илдә иң югарылардан. Нигә алай? Безгә дә моңа төшенергә кирәк. Әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәник. Биредә Торак кодексында язылган билгеле бер нормативлар бар", - дип яза Андрей Назаров "Фейсбук"та.