-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 гыйнвар 2021, 18:25

Башына бозланып каткан кар ишелеп төшкән...

Уфада пенсионер хатынны ашыгыч рәвештә дәваханәгә китергәннәр.

Уфада кичә, 25 гыйнварда, олы яшьтәге хатынның өстенә балкон козырегыннан карлы боз ишелеп төшкән. Бу хәл Беренче Май урамы буенча урнашкан 44нче йорт янында булган, дип хәбәр итә шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәте. Бозлы кар өеме бишенче каттан җимерелеп төшкән.
“Ашыгыч ярдәм” табиблары зыян күргән 66 яшьлек хатынны дәваханәгә китергәннәр. Табиблар аңа ярдәм күрсәтеп, өенә кайтарып җибәрәләр.
Билгеле булуынча, хатын йорт яныннан барган, әгәр тротуардан атласа, җәрәхәтләнүдән котылырга мөмкин булыр иде.
Фото: пресс-служба УГЗ по Уфе
Читайте нас: