+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 гыйнвар 2021, 00:30

"Уфаоргсинтез" заводында янгын чыккан

"Уфаоргсинтез" заводында чыккан янгынның беренчел сәбәбе билгеле булды.

"Уфаоргсинтез" заводында чыккан янгынның беренчел сәбәбе билгеле булды.
Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы буенча "Гражданнарны яклау идарәсе" хәбәр иткәнчә, 235нче газ бүлегендә резервуарны чистартканда чыккан янгын вакытында анда - 18, машина залында 25 кеше булган. Бензин, ягулык бирү ябылган.
"Янгын метан-водород фракциясе булган 20 һәм 25 кубометр сыйдырышлы ике савытта килеп чыккан. Бер сыешлык җимерелгән, икенче сыешлыктан чыга торган газ 10-15 метр биеклектәге факел булып яна", - дип шәрехләделәр Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.
Янгынга катлаулылыкның дүртенче дәрәҗәсе бирелгән. Урында "Роснефть" лабораториясе һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты вәкилләре эшли.
Беренчел мәгълүматлар буенча, бер зыян күрүче ашыгыч рәвештә токсикология бүлегенә җибәрелгән. Бер һәлак булучының гәүдәсе табылган, дип ачыкладылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе бүлегендә.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: