+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 гыйнвар 2021, 11:50

Салкыннарны кайчан көтәргә?

Республика синоптиклары якын көннәргә һава торышын фаразлады.

Республика синоптиклары якын көннәргә һава торышын фаразлады.

Башкортстанда җылы һава торышы әлегә сакланачак, дип хәбәр итә республика синоптиклары.

Республикада бүген аязаючан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән җепшек кар явачак, томан, юлларның аерым участокларында бозлавык. Җил көньяктан секундына 7-12 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез — 0, минус 5 градус.

Юлларның аерым участокларында томанда күрү мөмкинлеге 500 метр һәм аннан да кимрәк ара белән чикләнә. Машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга, тизлек режимын, хәвефсезлек дистанциясен үтәргә өндиләр.

Ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру телефоны - 112. Башкортстанның Юл хуҗалыгы идарәсенең тәүлек буе диспетчерлык хезмәте: 8-927-955-11-00.

Якындагы ике көндә Башкортстанда һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, дип белдерә синоптиклар.

Фото: wallpaperaccess.com
Читайте нас: