+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 гыйнвар 2021, 12:47

Тарихи йортларның киләчәге бармы?

Узган елда Башкортстанның эшкуарлык һәм көндәшлек сәясәте өлкәсендә гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов үткәргән брифингта республиканың Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы Олег Полстовалов катнашты.

Узган елда Башкортстанның эшкуарлык һәм көндәшлек сәясәте өлкәсендә гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов үткәргән брифингта республиканың Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы Олег Полстовалов катнашты.

Үткән елда Уфада беренче тапкыр Беренче май урамы, 26, 27 санлы йортлар фасадларын реставрацияләделәр. Бу - шактый кызыклы архитектура, уникаль биналар. Халыкта аларны "восьмиэтажка"лар дип атыйлар.

- Бу биналар башкаладагы Черниковка бистәсенең йөзе булып тора, - диде Олег Полстовалов. - 2019-20 елларда Уфа шәһәренең мәдәни мирас объектлары булган биналарында урнашкан күпфатирлы йортларны ремонтлау буенча «Күпфатирлы йортларда уртак милекне капиталь ремонтлауның төбәк операторы» фонды тарафыннан актив эш оештырылды. Хәзерге вакытта эшләр кабул ителгән фәнни-проект документлары нигезендә алып барыла. Бүгенге көнгә күпфатирлы йорт объектлары буенча фәнни-проект документларын эшләүгә 8 рөхсәт бирелгән һәм 5 фәнни-проект документациясе килештерелгән.

Уфа шәһәре территориясендә 882 мәдәни мирас объекты урнашкан, шуларның 322се - реестрга кертелгән, 475е - мәдәни мирас объектлары. Аларның 35 процентка якыны канәгатьләнерлек хәлдә. Мондый объектларның шактый өлеше җимерелгән, буш торган муниципаль милектә. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта мәдәни мирас объектларын тергезү буенча махсус программа юк. Планда - республика программасын эшләү. Закон нигезендә милекчегә объектны саклау һәм карап-тоту бурычы йөкләнә.

Уфа шәһәренә нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек алдыннан безгә кичекмәстән тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен тергезү юлларын эзләргә, әлеге өлкәгә инвестицияләр җәлеп итүнең нәтиҗәле механизмнарын табарга кирәк.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: