+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 гыйнвар 2021, 15:28

"Башкортстан - илгә үрнәк"

Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова Башкортстан Башлыгы Радий Хәбированың Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасына югары бәя бирде.

Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова Башкортстан Башлыгы Радий Хәбированың Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасына югары бәя бирде.

- Әлеге вакыйганы халык һәрвакыт көтеп ала, чөнки Юллама - ул киләсе елга юнәлеш күрсәтүче, кирәкле сигналлар бирүче документ, - диде ул. - Бүген җәмгыять, медицина хезмәткәрләре, волонтерлар һәм үз сәламәтлеге өчен җаваплы һәркем вируска каршы көрәштә берләшергә бурычлы. Без бик катлаулы чор үткәрдек. Дистанцион укуга күчкәч, бу һәрвакыт шулай булачак дигән коткы таратучылар булды. Әмма бу - чеп-чи ялган. Моңа бервакытта да юк куелмаячак, билгеле. Әле уку йортларының 90 проценты гадәти режимга күчте. Әлеге чор андагы чишеләсе кискен мәсьәләләрне ачыклады. Барыннан да элек, бу уку йортларының инфрасруктурасына, интернет тизлегенә һәм, ниһаять, укытучыларның һөнәри әзерлегенә дә кагыла. Бүген һәр укытучыга - лаеклы эш шартлары, ә укучыларга белем алуга киң мөмкинлекләр булдыру мөһим. Бу уңайдан Башкортстан Республикасы илнең алдынгы субьектлары исемлегенә керә. Шуңа да мәгариф өлкәсенә салынган чыгымнар башка төбәкләрдән күпкә аерыла. Бу башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай төшке аш әзерләүдән башлап, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка мәгариф учреждениеләре өчен яңа биналар салуга кадәр кагыла. Аерым икътисади зоналар булдыру - әлеге җитәкчелек командасының зур җиңүе. Уфаның 450 еллыгын каршылаганда, Русия Мәдәният министрлыгы белән килешүләргә таянып, байтак кына мәдәният учаклары биналарын төзекләндерү, яңаларын салу да зур җиңү булачак.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас: