Бу хакта республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров игълан итте. Республикада коронавирус йогышын һәм аны таратуны булдырмау буенча оператив штаб утырышында бу юнәлештә конкрет чаралар турында фикер алыштылар.
Республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Башкортстанда эпидемиология хәле тотрыклы кала, COVID-19 авыруларының үсеш темплары кими, дип белдерә. Бу махсуслаштырылган госпитальләргә профильләнгән медицина учреждениеләренең бер өлешен гадәти эш режимына кайтарырга мөмкинлек бирде. Әйтик, якын арада пациентларны планлы кабул итүгә Салават һәм Ишембай дәваханәләре кайтачак.
Республика «Спутник-V» вакцинасының 6 300 доза күләмендә чираттагы партиясен алды. Якын көннәрдә тагын 20 мең доза кайтарылачак. Болар барысы да күпләп вакциналауны тизләтәчәк. «Госуслуги» порталында гариза калдырган һәркем прививка ясата ала.
Оператив штаб утырышында Башкортстанда югары әзерлек режимын йомшарту буенча кайбер чаралар турында фикер алыштылар.
Әйтик, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулардан җәфа чигүчеләр өчен мәҗбүри изоляция 11 февральгә кадәр озайтылган. Мондый тәкъдим белән Роспотребнадзор вәкилләре чыгыш ясады. Вакциналанучылар саны артуга карамастан, әлегә бу категория хәвефлеләр төркемендә кала.
Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре өчен дистанцион эш режимын саклап калу эш бирүче теләгеннән тора.
Мәдәни чаралар һәм спорт ярышларын тамашачылар урыннарын ачык һавада трибуналар сыйдырышлылыгы 85 проценттан да ким булмаган һәм бинада 70 проценттан да артмаган очракта үткәрергә мөмкин булачак.
Республика дәүләт хакимияте органнары һәм муниципалитетлар гражданнарны шәхсән кабул итүне яңадан башлап җибәрә ала.
27 марттан Роспотребнадзор рөхсәтен алган очракта, балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлаячак, ә бу учреждениеләр хезмәткәрләре COVID-19дан өстенлекле вакцинация үткәрү исемлегенә керәчәк.
Җәмәгать туклануы урыннары 29 гыйнвардан тәүлек буе эш режимына әйләнеп кайтырга мөмкин.
Башкортстан югары уку йортлары 8 февральдән яңадан көндезге укуга күчәчәк. Бу укытучылар составын өстенлекле тәртиптә вакциналау аркасында мөмкин булачак.
Шул ук вакытта төп хәвефсезлек чаралары үзгәрешсез кала. Элеккечә битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәү, шулай ук биналарны санитар эшкәртү мәҗбүри.
Фото: "Башинформ"