-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 гыйнвар 2021, 15:05

"Безнең тәҗрибәне башка төбәкләр өйрәнә"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров еллык Юлламасында республиканың 100 меңнән артык гаиләсе торак шартларын яхшыртты, дип белдерде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров еллык Юлламасында республиканың 100 меңнән артык гаиләсе торак шартларын яхшыртты, дип белдерде.

"Бу - безнең төзелеш комплексының төп һәм иң шатлыклы эш нәтиҗәләренең берсе. Бу яңа йортлар балаларның шат тавышлары белән тулсын иде", - дип ассызыклады Радий Хәбиров һәм 2024 елга төбәктә "алданган өлешчеләр" проблемасы тулысынча хәл ителергә тиеш, дип өстәде. Моның өчен, шул исәптән, федераль бюджетта 6 миллиард сумнан артык резерв салынган.

Алдагы елларда Башкортстанда да файдалануга тапшырыла торган торак күләмен арттыру дәвам итәчәк. Бу бурычны хәл итүдә республикага Русия хөкүмәте зур ярдәм күрсәтә, дип билгеләп үтте Хәбиров.

«Без ил Президенты Владимир Путинга төбәкләрдә торак төзелешен үстерү инициативасы өчен рәхмәтлебез. 2024 елга кадәр без бу максатларга 8,5 млрд сум акча алачакбыз, - диде Башкортстан Башлыгы. — Безнең республика авыл ипотека программасының кредитлар саны һәм бирелгән акчалар күләме буенча илдә иң уңышлысы булып чыкты. Хәзер барлык төбәкләр дә безнең торак төзелеше программасын өйрәнә, аның ярдәмендә күп кенә гаиләләр үзләренең торак шартларын яхшыртты».

Фото: башинформ
Читайте нас: