-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 гыйнвар 2021, 16:30

"Хезмәт базарын тулысынча тергезергә кирәк"

Башкортстанда эшсезлекне киметү буенча чаралар комплексы әзерләнгән, дип белдерде еллык Юлламасында республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

Башкортстанда эшсезлекне киметү буенча чаралар комплексы әзерләнгән, дип белдерде еллык Юлламасында республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбирова Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында билгеләп үткәнчә, эш белән тәэмин итү һәм эшсезлек күрсәткечләре турыдан-туры икътисадның тотрыклылыгына йогынты ясый.

"Аларның бүгенге күрсәткечләре, әлбәттә, безне канәгатьләндерми. Эшсезлек дәрәҗәсе, узган елның гыйнвар-ноябрь айлары белән чагыштырганда, 2 процентка арткан һәм 6 процентка җиткән. Әлбәттә, мондый артуның объектив сәбәпләре бар, әмма, һичшиксез, ел ахырына кадәр безгә республика хезмәт базарын тулысынча тергезергә кирәк булачак. Тиешле чаралар комплексы әзерләнгән, Хөкүмәткә йөкләмәләр бирелде", - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Башкортстанда сайлап алу тикшерүе мәгълүматларына караганда, 2020 елның август-октябрь айларында 15 яшь һәм аннан өлкәнрәк эшче көчләр саны 1,932 миллион кешедән артып киткән. Шуларның 1,805 миллионнан артыгы икътисадта мәшгуль булган. 127 меңнән артык кеше Халыкара хезмәт оешмасы (МОТ) методологиясе нигезендә эшсез буларак классификацияләнгән. Башкача әйткәндә, аларның эше яки табышлы шөгыле булмаган, алар эш эзләгән һәм аңа керешергә әзер булган.

Фото: башинформ
Читайте нас: