+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 гыйнвар 2021, 13:35

“Кешелек теләсә нинди вируслардан көчлерәк”

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм республика халкына Юллама белән мөрәҗәгать итте.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм республика халкына Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Чыгышы башында республика җитәкчесе беренче тапкыр мондый киңкүләм пандемия белән очрашуыбызны, аның барлык тармакларга йогынты ясавын билгеләде.
“Кешелек теләсә нинди вируслардан көчлерәк”, – диде Радий Хәбиров һәм республиканың бу сынауны лаеклы үтүен билгеләде. Республика Башлыгы бүгеннән төбәкнең ковидка каршы чикләү чараларыннан чыга башлаячагын әйтте һәм моның өчен һәркайсыбызга гади кагыдәләрне үтәү кирәклеген ассызыклады.
“Мин үзем дә коронавирустан прививка ясаттым һәм үземне яхшы хис итәм!” – диде Радий Хәбиров, вакциналауның мөһимлеген билгеләп.
Радий Фәрит улы әйтүенчә, барыбыз да иммунлаштыруны никадәр тизрәк үтәбез, шулкадәр иртәрәк гадәти тормышка кайтачакбыз. Шуңа республика Башлыгы ковидтан вакциналануга һәркемнең җаваплы каравын сорады.
Үткән ел турында сөйләгәндә Радий Хәбиров, ел авыр булуга карамастан, казанышларның да, югалтуларның да булуын билгеләде.
Республика Башлыгы коронавирус белән көрәшкән, башкаларның гомерен коткарып калуга ирешкән, ләкин үзләре һәлак булган медицина хезмәткәрләрен бер минут тынлык белән искә алырга чакырды.
Радий Хәбиров республиканың медицина хезмәткәрләре белән горурлануын билгеләде, аларга рәхмәт белдерде. Республика клиник дәваханәсенең бүлек мөдире Алексей Пушкаревны аерым искә алды. Шулай ук ковид белән көрәштә күп көч салган волонтерларга, студентларга рәхмәт белдерде. Аларга һәммәсе алкышлап рәхмәт белдерде.
Фото:
Олег Яровиков
Читайте нас в