-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 гыйнвар 2021, 15:05

ЦУР - алга зур адым

Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) инде күп мәгълүматларны эшкәртә, дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең Юлламасында.

Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) инде күп мәгълүматларны эшкәртә, дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең Юлламасында.

«Минем һәр гамәлем кешеләргә ярдәм итү теләге белән сугарылган, - дип билгеләп үтте ул. — Шул ук максат белән, ил Президенты Указы нигезендә, без республика белән идарә итү үзәген (ЦУР) булдырдык. Бөтен Башкортстанның ничек яшәвен күрер өчен Интернет-режимда, бердәм санлы платформада мәгълүмати һәм икътисади аналитиканы, социаль коммуникацияләрне мониторинглауны берләштердек. ЦУР инде бик зур мәгълүмат агымын эшкәртә һәм һәр сан, һәр мөрәҗәгать артында кешеләрнең проблемаларын күрәбез һәм аларны кичекмәстән хәл итәргә тырышабыз».

Хәзерге вакытта республика йорты янында шушы үзәк өчен бина төзелеше актив бара.

«Бу безгә әлеге юнәлештә эшне тагын да көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк", - диде республика җитәкчесе.

Хәзер Төбәк белән идарә итү үзәге — Башкортстанны санлаштыру буенча зур эшнең бер өлеше. Якын арада республика Санкт-Петербургның санлы трансформация өлкәсендәге тәҗрибәсен үзләштерергә ниятли.

ЦУР - кешеләр проблемаларын тиз арада хәл итү өчен заманча корал.

ЦУР - министрлык түгел, ул стратегияләр эшләми, тармаклар белән идарә итми, акча бүлеп бирми. Бу координация үзәге, ул төбәк халкының көндәлек мәсьәләләрен белергә һәм хәл итәргә ярдәм итә.

Фото: горобзор
Читайте нас в