+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 гыйнвар 2021, 17:10

Югары әзерлек режимыннан кайчан чыгарбыз?

2021 елның икенче яртысында республика югары әзерлек режимыннан чыга алачак, дип белдерде Радий Хәбиров журналистлар сорауларына җавап биреп.

2021 елның икенче яртысында республика югары әзерлек режимыннан чыга алачак, дип белдерде Радий Хәбиров журналистлар сорауларына җавап биреп.

"Тыныч, нормаль тормышка әйләнеп кайту күбесенчә безнең барыбызга да бәйле, безгә республика халкының 70 процентын вакциналарга кирәк һәм шул чакта без коронавирустан күмәк иммунитет алалачакбыз. Без кирәкле санда вакциналар белән тәэмин ителәчәкбез", – дип белдерде Башкортстан Башлыгы.

"Медицина битлекләре безнең өчен озак елларга җитди атрибут булачак. Иртәме-соңмы коронавирус чигенәчәк, әмма башка инфекцияләр кала бит. Шул ук грипптан битлекләр шактый нәтиҗәле саклый һәм алар бүгенге тормышыбызның чынбарлыгына әверелде", - дип билгеләп үтте ул.

Радий Хәбиров фикеренчә, әгәр барлык күрелгән чаралар үтәлсә һәм халыкны вакциналау планлаштырылган режимда үткәрелсә, 2021 елның икенче яртысында республика югары әзерлек режимыннан чыга алачак.

Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, ковидка каршы паспортларны булдыру буенча төбәк башлангычын кабул итүгә карашлар төрле булды. Кайбер төбәкләр, җәмәгать эшлеклеләре үз фикерләрен белдерде.

"Күпләрне паспорт сүзе аптыратты. Күрәсең, бу уңышсыз исем булгандыр, чөнки асылда бу - QR-код. Бүген төштән соң оператив штаб булачак, анда без пандемия белән бәйле кайбер чикләүләрне бетерү буенча карарлар кабул итәчәкбез. Бу хакта бүгенге Юлламамда да әйттем. Штаб утырышында без ковидка каршы паспорт проекты турында да фикер алышырбыз һәм, мөгаен, бу проект өчен башка исем уйлап табарбыз. Бу сертификат яки белешмә булачак, ул кешене вакциналау фактын яки анда антитәнчекләр булуын раслый алачак", - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.

Фото: башинформ
Читайте нас: