+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2021, 20:25

Артык түләнгән акча кайтарылачак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Уфа инженерлык челтәрләре" муниципаль предприятиесендә булды.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Уфа инженерлык челтәрләре" муниципаль предприятиесендә булды.
Республика җитәкчесе сату хезмәте эшен тикшерде, шул исәптән җылылык өчен түләүләрне яңадан исәпләү буенча башкала халкы белән аралашты.
«Уфа инженерлык челтәрләре» (УИС) предприятиесе күпфатирлы 1349 торак йортка (100 меңгә якын фатир) һәм 250 социаль учреждениегә – мәктәпләр, дәваханәләр, балалар бакчаларына - хезмәт күрсәтә.
«УИС»ның башкарма директоры Максим Петров сөйләвенчә, 2020-21 еллардагы җылыту сезоны башланганнан соң 6 меңгә якын кеше яңадан исәпләү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Сезон ахырына кадәр мөрәҗәгатьләр саны 20 меңгә кадәр артыр дип фаразлана.
– Без барлык гаризаларны да кабул иттек һәм киләсе атнада халыкка яңадан исәпләү нәтиҗәләре турында хәбәр итә башлаячакбыз. Башкортстан Башлыгы йөкләмәсе буенча, нигезсез исәпләнгән акча уфалыларның февральдә алачак түләү квитанцияләрендәге суммадан алыначак, - дип аңлатты Максим Петров.
«Уфа инженерлык челтәрләре»нә офислар аша һәм рәсми сайтта электрон формада мөрәҗәгать итәргә була. «УИС»ның башкарма директоры фикеренчә, җылылык өчен бәяне күтәрү кирәгеннән артык җылытуга гына түгел, йорт эчендәге җылыту системаларының эшенә дә бәйле, ул дөрес көйләнүне таләп итә.
Шул ук вакытта идарәче компанияләрдә еш кына бу эшне башкару өчен квалификацияле белгечләр юк. Республика җитәкчесе торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне тәртипкә салу буенча Бердәм шәһәр исәп-касса үзәге эше белән дә танышты.
Фото: главарб.ру
Читайте нас: