+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2021, 16:25

Битлекләрне салырга ашыкмагыз!

Штраф түлисегез килмәсә...

Штраф түлисегез килмәсә...
Башкортстанда битлек кию режимын үтәүне тикшерү буенча рейдлар дәвам итә. Республикада ковид һәм пневмония белән авыручылар саны артуы күзәтелми. Ләкин инфекцияне тулысынча җиңүгә ерак әле. Шуңа күрә битлек кию режимын контрольдә тоту кимеми.
Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле югары әзерлек режимы кертелү вакытыннан алып юл-транспорт тармагы объектларында 273 тикшерү үткәрелгән, аларның 104е - юл комплексы объектларында, 169ы - транспорт комплексында. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 135 административ протокол төзелгән.
Кичә Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, республиканың ЮХХДИ һәм Уфа буенча Русиянең Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Башкортстан Башлыгының коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле югары әзерлек режимы кертү турындагы указы таләпләрен үтәүне тикшерү буенча чираттагы рейд үткәрде. Рейд нәтиҗәләре күпчелек пассажирларның хәвефсезлек чараларын үтәвен, битлек һәм перчаткалар киеп йөрүен исбатлады.
Битлек режимын бозучыларга, пассажир яисә водитель булуга карамастан, штрафлар яный. Гражданнарга беренче тапкыр хокук бозган өчен – 1-3 мең сум, кабат бозганда 3-5 мең сум штраф каралган. Вазыйфадагы кешеләргә беренче тапкыр – 5-15 мең сум, хокук бозу кабатланган очракта - 15-30 мең сум. Юридик берәмлекләр өчен бу саннар – 5-100 меңнән алып 110-200 мең сумга кадәр.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: