+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2021, 18:00

Гаилә иминлеге җир мөнәсәбәләренә барып тоташа

Башкортстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская республика матбугат чаралары белән оештырылган брифингда көнүзәк сорауларга җавап бирде.

Башкортстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская республика матбугат чаралары белән оештырылган брифингда көнүзәк сорауларга җавап бирде.

Күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә җир кишәрлекләре 2011 елдан бирле бирелә, бүгенге көнгә кадәр аларга 44 меңнән артык җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. Искәртеп узабыз: үткән елда Башкортстанның «Җир мөнәсәбәтләрен җайга салу турында»гы Законына кертелгән үзгәрешләр балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче, шулай ук бушлай җир участогы алу өчен исәптә торучы күпбалалы гаиләләргә я 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү, я җир участогы алу мөмкинлеген биргән иде.

Министр Наталья Полянская узган елга республика бюджетыннан гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турында 200 таныклык бирү өчен 50 миллион сум бүлеп бирелгәнлеген әйтте.

Узган елда гаризалар кабул итү һәм документлар комплектлылыгын тикшергәннән соң, гражданнарга 200 таныклыкның 160ы тапшырылган. Калганнары урындагы хакимиятләрдә.

Быел күпбалалы һәм инвалид балалары булган 400 гаилә торак төзелеше өчен бушлай җир участогы урынына 250 мең сум алачак. Бу максатта төбәк бюджетыннан 100 миллион сум акча бүленү каралган.

- Әлеге ташламаларга ихтыяҗ зур, - ди Наталья Полянская. - Без, чираттагы 150 кешегә шалтыратып, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүнеме, яки җир участогын аласызмы, дип сорадык. 128 кеше шунда ук 250 мең сум акча алуны өстен күрде, өстәвенә, ана капиталын кушып, фатир яисә йорт сатып алуга беренче взнос өчен җитәрлек булырга мөмкин, дип әйте.

Искәртеп узабыз, дәүләтнең әлеге ярдәме белән ел ярым дәвамында файдаланырга мөмкин.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: