+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2021, 17:50

Республикада мондый хәл башкача булмаячак!

Ни өчен? Чөнки Радий Хәбиров моны үзе вәгъдә итә.

Ни өчен? Чөнки Радий Хәбиров моны үзе вәгъдә итә.

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә түбәндәгеләрне язып чыкты:

"Бик хафаланабыз", - диде миңа бу ханым. Ә ул җылылык өчен артык түләүләрне яңадан исәпләргә өметен югалтмаган. Дөресен генә әйткәндә, моңа юл куйган хезмәттәшләребез өчен бик оят...

Хәзер - асылда.
Беренчедән. Арттырылган түләүләр өчен яңадан исәп-хисап ясаячакбыз, бу эшне башладык инде.
Икенчедән. Кышка әзерлектә кимчелекләргә юл куйган Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм башкаланың әлеге структура җитәкчелеге җавап тотачак.
Өченчедән. Җылылык исәпкә алу системасының техник торышын төзәтәчәкбез.
Дүртенчедән, республикада мондый хәл башкача булмаячак".

Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас: