Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 гыйнвар 2021, 16:50

Китүеңне түземсезләнеп көтәбез...

Коронавирус тагын бер кешенең гомерен алды.

Коронавирус тагын бер кешенең гомерен алды.
Коронавирс белән көрәш буенча оператив штабтан хәбәр итүләренчә, Башкортстанда узган тәүлектә тагын 167 авыручы теркәлгән.
31 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, пандемия чорында барлыгы 24 247 кешедә чир табылуы турында рәсми рәвештә билгеле. Кызганычка каршы, соңгы яңалыкларда һәлак булучы турында да хәбәр ителә. Соңгы мәгълүматларга караганда, COVID-19дан тагын бер кеше үлгән.
Шулай итеп, Башкортстанда барлыгы 185 вафат булучы теркәлгән. Шул ук вакытта, 18 340 кеше сәламәтләнгән, бер тәүлек эчендә 106 кеше савыккан.
Читайте нас в