+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 гыйнвар 2021, 21:00

Мәдәни чаралар гөрләп үтте!

Бүген башкала халкына яшь башкаручылар бәйрәм оештырды.

Бүген башкала халкына яшь башкаручылар бәйрәм оештырды.
Бүген Уфада берничә мәдәни-киңкүләм чара узды. Аерым алганда, Урыс дәүләт академия театры каршындагы мәйданда Русия студентлары көненә һәм Халыкара Интернетсыз көнгә багышланган “Даешь, молодежь!” дигән бәйрәм концерты булды. Аның кысаларында «Йәшлек шоу-2020. Перезагрузка» Бөтенрусия яшьләр фестивалендә катнашучылар чыгыш ясады.
Башкорт эстрадасы йолдызлары, шулай ук «Elvin Grey» лейблы артистлары кабатланмас чыгышлары белән тамашачыларны куандырды. Чараның хедлайнеры Башкортстан Республикасының атказанган артисты Радик Юлъякшин булды. Шулай ук Ленин исемендәге мәйданда җәмәгать туклануы эше дә оештырылды.
Моннан тыш, битлек режимын үтәү кысаларында волонтерлар чарада катнашучыларга битлек таратты. Шулай ук, бүген «Уфа-Арена»да яшьләр өчен «Яшьлек FEST» фестивале уза. Анда яшь башкаручылар катнаша, ә аларны чакырылган кунаклар бәяли, жюри составына популяр диджейлар, радиотапшырулар алып баручылар, Мәскәү, Петербург, Казан һәм башка шәһәрләрдән рэп-башкаручылар керде. Җиңүче биш артист акчалата призлар һәм Уфада быел яз узачак «Яңа Атланта-2» фестивалендә эстрада йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге алачак.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: