+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 гыйнвар 2021, 21:35

Сораулар күп җыелган

Бүген Уфаның төрле мәйданнарында халык белән очрашулар оештырылды.

Бүген Уфаның төрле мәйданнарында халык белән очрашулар оештырылды.
Бүген Уфаның һәр районында халык белән очрашулар узды, алар "сорау - җавап" форматында оештырылган иде. Шулай итеп, Дим районында очрашу - "Орион" Иҗат йортында, Киров районында - Уфа сәнгать училищесында, Калинин районында - "Мотор төзүчеләр" Мәдәният сараенда, Ленин районында - Профсоюзлар йортында; Октябрь районында - Уфа "Нур" татар дәүләт театрында; Орджоникидзе районында - Шәһәр мәдәни-ял үзәгендә; Совет районында - Комаров исемендәге балалар иҗат сараенда узды. Шәһәр халкы төрле сораулар бирде.
Аерым алганда, аларны, җылылык өчен тарифларны исәпләү, йортның энергия нәтиҗәлелеген саклау максатларында гомумйорт милкен карап тоту мәсьәләләре кызыксындырды. Күпләр ишегалларын төзекләндерү, подъездларны һәм юлларны ремонтлау, чүп чыгару программаларын гамәлгә ашыру турында җентекләбрәк белергә теләделәр. Халык сорауларына Уфа районнары хакимияте башлыклары, депутатлар, Башкортстан Республикасының тарифлар, идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары вәкилләре һәм башкалар җавап бирде.
Очрашу барышында уфалыларга торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә һәм озак сроклы перспективада территорияләрне алга таба үстерү мәсьәләләре буенча җентекле аңлатмалар бирелде. Чаралар санитар-эпидемиологик күрсәтмәләрне үтәп оештырылды.
Фото: ufacity.info
Читайте нас: