+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 гыйнвар 2021, 14:20

Җылылык өчен түләүләр тикшерелә

Радий Хәбиров мондый хәлләрне киләчәктә булдырмау бурычын куйды.

Радий Хәбиров мондый хәлләрне киләчәктә булдырмау бурычын куйды.
30 гыйнварда Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан җылылык бүлү челтәрләре» җәмгыяте җитәкчелеге («Интер РАО» федераль төркеме составына керә) катнашлыгында җылылык белән тәэмин иткән өчен түләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Республика торак төзелеше күзәтчелеге рәисе Илдар Шәфыйков аңлатканча, сезонның температура шартлары нигезендә декабрьдә җылыту бәясенең нигезле үсеше ноябрьгә карата 42 проценттан артмаска тиеш. "БашРТС" мәгълүматлары буенча, компания хезмәт күрсәтә торган 474 мең фатирның 310 меңендә моның артуы билгеләнгән. Бу - якынча 5,6 мең йорт.
Исәпләүләр артуга йогынты ясаган факторлар арасында киңәшмәдә катнашучылар ресурслар белән тәэмин итүче оешма тарафыннан җылылык бирүнең сыйфатсызлыгын ("перетоплар" һәм башка "җитешсезлекләр"), шулай ук күпфатирлы йортларда җылылык системаларының һәм исәпләү приборларының төзексезлеген билгеләп үттеләр. Башкортстан Башлыгы республика Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына "БашРТС" белән берлектә, барлыкка килгән проблемаларны төбәк халкының мәнфәгатьләрен исәпкә алу белән тизрәк хәл итү буенча нигезле чаралар күрүне йөкләде.
- Әгәр дә без нигезсез исәпләүләр булганны аңлыйбыз икән, аларның сәбәпләрен ачыкларга, бу хәлне төзәтергә һәм киләчәктә моны булдырмас өчен чаралар күрергә кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: