Уфага китерелгән паштеталарда африка чумасы вирусы геннарын тапканнар.
Бу хакта төбәк Ветеринария идарәсенә сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Кичә мессенджерларда 2021 елның 4 гыйнварында Белгород өлкәсенең “Гран-Мэр” җәмгыяте җитештергән “Бавыр паштеты”нда һәм “Гөмбә белән бавыр паштеты”нда африка чумасы геннарын табу турында мәгълүмат таратылды. Продукция Уфага Гвардейский һәм Бакалы урамнарында урнашкан “Агротор” оешмасына кайтарылган, аннары “Пятерочка” һәм “Монетка” сәүдә челтәрләренә җибәрелгән.
Төбәк Ветеринария идарәсендә бу мәгълүматны раслаганнар. Ведомствоның терлекчелек продуктларын тәэмин итүне оештыру бүлеге җитәкчесе Илшат Нургалиев белдерүенчә, продуктларны таратмау буенча кирәкле чаралар күрелгән.
“Белгород өлкәсенең “Гран-Мэр” җәмгыяте продукциясендә африка чумасы вирусының гены, чыннан да, ачыкланды. Продукция инде сатудан, әйләнештән алынды һәм юкка чыгарылды», — дип ачыклык керткән ведомство белгече.
Фото:newsbash.ru