+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 февраль 2021, 10:40

Гриппны коронавирустан ничек аерырга?

Февральдә грипп ныграк таралачак, дигән сүзләр йөри. Мондый фараз нигезлеме?

Февральдә грипп ныграк таралачак, дигән сүзләр йөри. Мондый фараз нигезлеме?

Табиб-иммунолог Ирина Ярцева “Вечерняя Москва” басмасына коронавирус инфекциясе һәм грипп авыруының үзенчәлекләре турында сөйләде.

"Грипп вакытында температура 39 градуска кадәр күтәрелеп, алты көн торуына күнеккәнбез. COVID-19 булганда исә югары температура 10-12 көн торырга мөмкин, һәм бу аның җиңел формасы санала", — дип билгели Ярцева.

Аның сүзләренә караганда, коронавирус вакытында интоксикация һәм температура реакциясе грипп белән чагыштырганда күбрәк булырга мөмкин. Табиб сөйләвенчә, COVID-19 авыруында, грипптан аермалы буларак, гадәттә, тамакка зыян килми.

"Катараль күренешләр — лайлалы тышчаларның ялкынсынуы. Кемнеңдер авыру вакытында ис сизүе югалырга мөмкин. Ютәл дә һәр очракта да булмый, ә үпкәләр ялкынсынуы бар", — дип аңлата иммунолог. Белгеч, COVID-19ның клиник картинасы, гомумән алганда, төрле һәм ахырына кадәр өйрәнелмәгән, дип нәтиҗә ясый.

Билгеле булуынча, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2020 елның 11 мартында яңа коронавирус инфекциясен COVID-19 пандемиясе дип игълан итте.

Фото: tass.ru
Читайте нас: