-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 февраль 2021, 14:00

Саннар начар түгел

Узган ел Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 98 процент тәшкил иткән, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

Узган ел Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 98 процент тәшкил иткән, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров билгеләп үткән төбәк властьлары моның сәбәбен белә: “ОПЕК кысаларында килешүгә һәм нефть чыгару дәрәҗәсе буенча төзәтмәләр кертүгә бәйле”.

“Русия буенча сәнәгать җитештерүе индексының уртача күрсәткече 97,1 процент тәшкил итте. Шуңа күрә безнең 98 процент яхшы гына күренә, әмма бу санны 100 процентка җиткерергә һәм узып китәргә кирәк, — дип белдерде Башкортстан Башлыгы. — Авыл хуҗалыгы безне сөендерә. 2020 ел нәтиҗәләре буенча, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 3,1 процентка арткан. Торак тапшыру 3,5 процентка арткан. Гомумән алганда, ил буенча кимү күзәтелә, ә бездә әле плюс белән бара. Шуңа күрә бу темпларны шулай ук сакларга кирәк, өстәвенә, без алдыбызга җитди бурычлар куйдык».

Фото: горобзор
Читайте нас в