+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 февраль 2021, 12:55

Яз кайчан башлана?

“Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече бу хакта фаразларын җиткерде.

“Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече бу хакта фаразларын җиткерде.

“Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус Русиянең үзәк төбәкләрендә яз кайчан башланачагы турында сөйләде.
"Әгәр без Русиясенең үзәк өлеше, аерым алганда Мәскәү турында сөйләсәк, яз — метеорологлар аңлавынча, тәүлек әйләнәсендәге уртача һава температурасының уңай күрсәткечләргә нульле билге аша тотрыклы күчүе — 28 мартка туры килә”, — дип белдерде ул “Комсомольская правда" радиосында әңгәмә вакытында.
Аның сүзләренә караганда, гыйнварның соңгы көнендә чираттагы актив көньяк циклоны Русиянең Европа өлешендәге үзәк төбәкләр территориясендә узачак.
“Үзәк федераль округның көньяк өлешендә кар явудан, кыска вакытлы салкыннардан соң, яңадан җылытачак, һава температурасы +3 градуска кадәр күтәрелә, явым-төшем күп булачак. Юеш кар, урыны белән яңгыр да явачак — кыскасы, кар боткасы булачак. Ә 1 февральдән яңадан суыта башлый", — дип хәбәр итә Леус.
Белгеч әйтүенчә, февраль башыннан кышкы салкыннар кире кайтачак. Шул ук вакытта, һава торышы төрлечә булачак, дип саный эксперт. Үзәк федераль округның көньяк өлешендә циклоннар алышынуын дәвам итәчәк. Урыны белән көчле явым-төшем көтелә.

Фото: s30623889630.mirtesen.ru
Читайте нас: