-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 февраль 2021, 22:45

Бар булмышы - изгелек

Уфада яшәүче Максим Макаров пандемия башланганнан алып көн саен иртәдән кичкә кадәр кешеләргә ярдәмгә ашыга.

Уфада яшәүче Максим Макаров пандемия башланганнан алып көн саен иртәдән кичкә кадәр кешеләргә ярдәмгә ашыга.

32 яшьлек Максимның гаиләсе, улы һәм кызы бар, шуңа да бу эшкә зур җаваплылык белән килә. Барлык санитар хәвефсезлек чараларын да үти.

Максим сүзләренә караганда, халыкның күпчелеге коронавирус таралуга бәйле шартларга әзер булмаган. Шуңа да ул беренчеләрдән булып «Бердәм Русия» төбәк бүлегенең «Безнең хәстәрлек» волонтерлары сафына баса. Ул көн саен пандемия аркасында авырлыклар белән очрашкан гражданнарга шалтырату буенча колл-үзәккә эшкә чыга.

Эш бик күп булса, кешеләр җитмәсә, Максим ике смена да эшли һәм азык-төлек җыелмалары һәм мохтаҗларга кайнар аш ташырга ярдәм итә. Ул шулай ук волонтерларны бушлай перчаткалар белән тәэмин итә.

"Пандемия башланганнан бирле волонтерлык үзәгендәмен, партиянең ситуацион үзәгендә эшлим. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә башта шалтыратып чыгабыз, аннан соң адреслар буенча азык-төлек җыелмалары таратабыз. Хәтерлим әле, Дим бистәсендә яшәүче ялгыз пенсионер ханымга азык-төлек тартмасы белән барып кердем. Ул аңа кемдер бушлай ярдәм күрсәткәненә ышана алмады. Бер сәгать узгач, ул шалтыратты һәм елый-елый рәхмәт укыды. Бүгенге көндә Людмила Вилевнага даими барып йөрим, азык-төлек илтәм», - дип сөйли Максим Макаров.

Моннан тыш, активист үзизоляциядә булган һәм өйдә дәваланучы амбулатор пациентларга дарулар ташырга ярдәм итә.

Ул шәхси эшкуарлык эшчәнлеген дә уңышлы алып бара. Максимның шәхси үрнәге аның биш яшьлек улы Александрны рухландырган, ул да үсеп җиткәч кешеләргә ярдәм итәргә хыяллана.

Фото: "Бердәм Русия" партиясе башкарма комитеты.


Читайте нас: