+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 февраль 2021, 11:45

Өченче пакетка нәрсәләр кергән?

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәт әгъзалары алдында икътисадны үстерү бурычын куйды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәт әгъзалары алдында икътисадны үстерү бурычын куйды.

Узган ел Башкортстанда сәнәгать җитештерүе индексы 98 процент тәшкил иткән, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

— Русия буенча сәнәгать җитештерүе индексының уртача күрсәткече 97,1 процент тәшкил итте. Шуңа күрә безнең 98 процент яхшы гына күренә, әмма бу санны 100 процентка җиткерергә һәм узып китәргә кирәк, — дип белдерде республика җитәкчесе. — 2020 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме — 3,1 процентка, торак тапшыру күләме 3,5 процентка арткан. Гомумән алганда, ил буенча кимү күзәтелә, ә бездә әле плюс белән бара. Бу темпларны шулай ук сакларга кирәк, өстәвенә, без алдыбызга җитди бурычлар куйдык.
Башкортстанда, 1 февральгә коронавирус инфекциясенең 24 412 очрагы расланган. Узган тәүлек эчендә 165 кеше инфекция йоктырган. Таралу коэффициенты 1 проценттан артык түгел, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры Максим Забелин киңәшмәдә.
Хәзерге вакытта стационарда 414 кеше дәвалана, шуларның 57се — интенсив терапия һәм реанимация бүлекләрендә. Шулай ук, министр сүзләренә караганда, республикада дәваханәләр базасында коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар өчен җәелдерелгән койкалар санын киметү буенча эш дәвам итә. 1 февральдән Республика клиник дәваханәсе базасында ачылган ковид госпиталь профильле куллануга кире кайтарылды. Шулай ук, Салават һәм Октябрьский шәһәрләрендә йогышлы авырулар үзәкләре ябылды.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров икътисадны үстерү буенча чаралар пакеты турында чыгыш ясады. Бу инде өченче пакет, беренчесенә — 58, икенчесенә 37 чара кергән иде. Алар икътисадның аеруча зыян күргән секторларына юнәлтелгән һәм 59 мең кешене колачлаган.
Кече бизнес пандемиягә бәйле чикләү чараларыннан барыннан да ныграк зыян күргән­лектән, күпчелек чаралар эшкуарлыкка ярдәм итүгә юнәлтелгән. 1300дән артык оешма һәм шәхси эшкуар дәүләт ярдәме алган, аларның гомум күләме 4,5 миллиард сум тәшкил итән.
— Быел без икътисадны тулысынча “яңадан тергезеп җибәрергә” һәм аны алга әйдәүне дәвам итәргә тиеш. Өченче пакетка барлыгы 9,7 миллиард сумлык 66 ярдәм чарасы кертелгән, — диде Андрей Назаров.— 2021 елда без инвестиция активлыгына ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Төбәк салымнары буенча, яңадан төзелгән кече эшкуарлык субъектлары санын арттыру максатында, алар өчен салым каникулларын озайтачакбыз. 200 миллион сум туризм өлкәсендәге проект башлангычларына ярдәмгә юнәлтеләчәк. Экспортны үстерүне мөһим юнәлеш, дип саныйбыз, шуңа күрә былтырдан гамәлдә булган җитештерүчеләрне тышкы базарга чыгару чараларын дәвам итәчәкбез.
Киңәшмәдә агымдагы елда сәламәтлек саклау объектларын төзү турында чыгыш тыңланды. Барлыгы сигез объект планлаштырылган, алар арасында Бөредә, Чакмагышта поликлиникалар быел ук сафка кертеләчәк. Тагы да планда Баймакта, Уфаның Затон бистәсендә поликлиникалар, башкалада республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге, Учалыда район дәваханәсенең хирургия корпусын төзү һәм башкалар бар.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас: