+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 февраль 2021, 22:43

Җылылык өчен миллионнарны алдап җыйганнармы?

"БашРТС"ның Стәрлетамак абонентлары декабрь аенда җылылык өчен 23 миллион сум артык акча түләгән, республика Иҗтимагый палатасы түләүне контрольдә тоту буенча Ведомствоара эшче төркемнең тикшерүләрен оештырган.


"БашРТС"ның Стәрлетамак абонентлары декабрь аенда җылылык өчен 23 миллион сум артык акча түләгән, республика Иҗтимагый палатасы түләүне контрольдә тоту буенча Ведомствоара эшче төркемнең тикшерүләрен оештырган.

18 гыйнвардан башлап шәһәрдә якынча 50 йорт тикшерелгән, анда «БашРТС»тан җылылык өчен түләү югары булып чыккан. Төркем әгъзалары йортларны карап чыккан, җылылык исәпләү приборларын, элеватор төеннәрен тикшереп, халык белән аралашкан. Калган йортлар да документаль рәвештә тикшерелә.

Тикшерү күрсәткәнчә, җылылык энергиясен исәпкә алу буенча гомумйорт приборлары куелган күпфатирлы 1034 йортның 847сендә җылылык өчен түләүләрнең артык булуы ачыкланган. Яңадан исәпләү суммасы 23 миллион сумнан артык тәшкил итте, дип хәбәр итә Стәрлетамак шәһәре хаимиятенең матбугат хезмәте. Мэриядә хәбәр итүләренчә, мониторинг агымдагы елның мартына кадәр дәвам итәчәк.

Стәрлетамакның Иҗтимагый палатасы төбәктә беренчеләрдән булып җылыту буенча түләүләргә бәйле вәзгыятьне тикшерүгә кереште. Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча палатаның профильле комиссиясе гражданнарның җылылык өчен түләү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрен узган елның ноябреннән үк тикшерә башлады.

25 гыйнварда эшче төркем вәкилләре, шәһәр Иҗтимагый палатасы рәисе Наталья Баринова тәкъдиме буенча, җылылык тарифларын, бер гигакалориянең бәясен үзгәртү шартларын, алга таба тарифлар исәпләүгә бәйле вәзгыятьне аңлауга китерәчәк башка күп кенә факторларны өйрәнүне дәвам итәргә дигән карар кабул иттеләр.

"Моның өчен комиссиягә бәйсез экспертларны — юристларны, икътисадчыларны, җылылык энергетикасы өлкәсендәге белгечләрне җәлеп итәргә булдык. Иҗтимагый палатаның, депутатларның, җәмәгатьчеләрнең тарифларны киметү буенча эше дәвам итә һәм бу мөһим мәсьәлә булып кала. Гражданнар элек булган җылылык тарифын кире кайтаруларын сорый", - ди Иҗтимагый палата рәисе.

Эшче төркем шулай ук Дәүләт думасына, Башкортстан һәм Русия Хөкүмәтләренә мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Фото: Башкортстан Иҗтимагый палатасы.


Читайте нас: