-15 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 февраль 2021, 15:23

Юллар вакытлыча ябылды

Пассажирлар һәм йөк транспорты өчен Ырынбур өлкәсендә, Татарстанда һәм Башкортстанда М-5 трассасының кайбер участоклары вакытлыча ябылды.Бүген урындагы вакыт белән 10:00 сәгатьтә Ырынбур өлкәсендә, Башкортстан һәм Татарстан республикаларында, 1194+500 километрдан 1548+651 километрга кадәр гомум файдаланудагы М-5 «Урал» автомобиль юлы участогында пассажир автобуслары, маршрут таксилары, йөк транспорты өчен, начар һава шартлары сәбәпле, вакытлыча чикләүләр кертелде.Юл хезмәтләре федераль әһәмияттәге автомобиль юлларыннан хәвефсез йөрүне тәэмин итү буенча барлык чараларны да күрә. Хәзерге вакытта эшләргә 35 берәмлек юл техникасы җәлеп ителгән.Юлда штаттан тыш хәлләр турында "Урал буе" идарәсенең кизү-диспетчерлык хезмәте телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин: +7(347) 286-07-18, +7917-046-79-53. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: +7 927 308-33-38, Динә Фәнир кызы Дәүләткулова.Шулай ук, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү максатларында Уфа шәһәре хакимияте тарафыннан бүген 22: 00 сәгатьткә кадәр Уфа - Шакша - КПМ, Уфа - Жилино, Уфа - Бөре тракты, Уфа - Затон - КПМ автоюллары юнәлешендә дә зур йөк машиналарына керү вакытлыча һәм аерым урыннарда чикләнә.Фото:cdn.iz.ru

Пассажирлар һәм йөк транспорты өчен Ырынбур өлкәсендә, Татарстанда һәм Башкортстанда М-5 трассасының кайбер участоклары вакытлыча ябылды.

Бүген урындагы вакыт белән 10:00 сәгатьтә Ырынбур өлкәсендә, Башкортстан һәм Татарстан республикаларында, 1194+500 километрдан 1548+651 километрга кадәр гомум файдаланудагы М-5 «Урал» автомобиль юлы участогында пассажир автобуслары, маршрут таксилары, йөк транспорты өчен, начар һава шартлары сәбәпле, вакытлыча чикләүләр кертелде.

Юл хезмәтләре федераль әһәмияттәге автомобиль юлларыннан хәвефсез йөрүне тәэмин итү буенча барлык чараларны да күрә. Хәзерге вакытта эшләргә 35 берәмлек юл техникасы җәлеп ителгән.

Юлда штаттан тыш хәлләр турында "Урал буе" идарәсенең кизү-диспетчерлык хезмәте телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин: +7(347) 286-07-18, +7917-046-79-53. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: +7 927 308-33-38, Динә Фәнир кызы Дәүләткулова.

Шулай ук, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү максатларында Уфа шәһәре хакимияте тарафыннан бүген 22: 00 сәгатьткә кадәр Уфа - Шакша - КПМ, Уфа - Жилино, Уфа - Бөре тракты, Уфа - Затон - КПМ автоюллары юнәлешендә дә зур йөк машиналарына керү вакытлыча һәм аерым урыннарда чикләнә.

Фото:cdn.iz.ru


Читайте нас в