-8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 февраль 2021, 20:15

Бөре табибларын нәрсә борчый?

Уфада "Бердәм Русия" төбәк башкарма комитеты мәйданчыгында Сәламәтлек саклау министрлыгы, профсоюзлар һәм Бөре үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре очрашуы узды. Сөйләшүнең темасы - медикларның тулы булмаган ковид-түләүләр белән бәйле рәвештә канәгатьсезлеге.

Уфада "Бердәм Русия" төбәк башкарма комитеты мәйданчыгында Сәламәтлек саклау министрлыгы, профсоюзлар һәм Бөре үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре очрашуы узды. Сөйләшүнең темасы - медикларның тулы булмаган ковид-түләүләр белән бәйле рәвештә канәгатьсезлеге.
Республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Ольга Горбацевич билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта документлар тикшерелде, аерым алганда, федераль регистрда пациентларның булуы, табибларның эш графигы, кәгазь һәм электрон журналлар һәм башка мәгълүматлар тикшерелгән. Кайбер позицияләрдә туры килмәү табылган.
"Без һәр хезмәткәр белән шәхси очрашу уздырачакбыз. Түләү тиеш булган, ләкин алынмаган һәр пациент өчен исәпләү үткәреләчәк", - диде Ольга Горбацевич. Түләүләрне тоткарлау төрле сәбәпләр аркасында килеп чыккан.
Исегезгә төшерәбез, бу мәсьәлә буенча беренче очрашу Бөредә 22 гыйнварда узды. Ул вакытта "Бердәм Русия" төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров хәлне беренчел бәяләү өчен урынга чыкты. Ашыгыч ярдәм фельдшерлары аларга ковид-пациентлар белән эшләү өчен өстәмәне тулы күләмдә түләмәгәннәр, дип ышандырды. Шулай ук подстанция урнашкан бинаның торышы турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. Ул кайбер позицияләр буенча тулы кыйммәтле эш өчен кирәкле таләпләргә җавап бирми, аерым алганда, анда аерым чыгу урыны, гардероб, ашханә һәм башка шартлар юк.
Бүген Рөстәм Әхмәдинуров хәбәр иткәнчә, "Бердәм Русия" төбәк бүлеге һәм бу округта эшләүче Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Яков Кугубаев гардероб буенча мәсьәләне тикшергәннәр инде. Ул төзелгән һәм куллануга әзер. Дәваханәнең баш табибы Арсен Гарипов ишектән керү урыны мәсьәләсе дә булуы турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, эшләрнең бер өлеше 10 февральгә башкарылачак.
Фото: "Бердәм Русия"
Читайте нас в