-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 февраль 2021, 14:20

Мондый машинага бәрелсәң...

Кырмыскалы районында соңгы юлга озатучы машина үзе дә хәтәр юлга чыккан.

Кырмыскалы районында соңгы юлга озатучы машина үзе дә хәтәр юлга чыккан.

Кырмыскалы районында юл-транспорт хәлакәте булды, анда ритуаль хезмәт автобусын йөртүче зыян күрде, дип хәбәр итә Башкортстан Юл хәвефсезлеге идарәсенең матбугат хезәте.

Кичә Уфа-Ырынбур трассасында "Fiat Ducato" автобусы һәм «КамАЗ» кар чистарту машинасы бәрелешкән. Кар чистартучы сул полосадан уңга борылып, ритуаль автобуска бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автобус йөртүче зыян күргән. Аның ике пассажиры исән калган.

Юлга чыкканда, бүгенге һава торышы турындагы мәгълүматларга игътибарлы булыгыз! Бүген республиканың көньягында юеш кар ява, төнлә урыны белән көчле җил. Аерым районнарда буран, бозлавык, юеш кар ява, юлларда - кар сырынтысы, бозлавык. Республиканың көньяк-көнчыгышындагы автомобиль юлларында урыны белән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төньяк районнарда - аязаючан болытлы һава торышы. Төнлә һәм көндез - урыны белән бераз кар. Юлларда кар көртләре, бозлавык. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан секундына 7-12 метр. Һава температурасы төнлә -7, -12°С, көндез -5, -10°С.

Республиканың көньяк-көнчыгыш автоюлларында - кар көртләре, бозлавык, буранда күрү мөмкинлеге 500 метр һәм аннан да азрак.

Фото: "ГИББД по РБ"


Читайте нас в