+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 февраль 2021, 16:10

Уфа һавасында күкерт исе килә

Соңгы көннәрдә моңа бәйле мөрәҗәгатьләр булды.

Кичә Башкортстанның Экология министрлыгының оператив-диспетчерлык хезмәтендә 11.30-23.00 сәгатьләрдә Уфа шәһәренең Гражданлык сагы идарәсеннән 57 мөрәҗәгать килгән, ә Уфа районының Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтеннән - 9 шикаять. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да көчле химик искә зарланган. Шул ук вакытта һаваны пычратуга китерә торган предприятиеләрдәге штаттан тыш хәлләр турындагы мәгълүмат республиканың Экология министрлыгына кермәгән.
Русия Экология министрлыгының Дәүләт аналитик контроле идарәсенең күчмә лабораториясе шикаять килгәннән соң ук атмосфера һавасы пробаларын шәһәрнең төрле өлешләрендә (Русия, Вологда, СССРның 50 еллыгы, Коммунистик урамнарында, шулай ук "Нефтехимиклар" паркы территориясендә) сайлап алган. Анализ нәтиҗәләре буенча, күкерт водородының рөхсәт ителгән концентрациядән 1,1-1,8 тапкыр артуы Вологда урамында һәм "Нефтехимиклар" паркында ачыкланган.
Моннан тыш, атмосфера һавасын контрольдә тотуның автоматлаштырылган станцияләре 9:00дән 18:00 сәгатькә кадәр «Нефтехимиклар» һәм «Кашкадан» паркларында күкерт водороды буенча күрсәткечләрнең артуын теркәгән.
Мөрәҗәгатьләр килгән вакытта уңайсыз метеорологик шартлар күзәтелгән. Тыгыз торак төзелешле районнарда атмосфера һавасының түбән катламында сәнәгать һәм автомобиль калдыклары туплануга ярдәм итә торган шартлар барлыкка килгән. Температура инверсиясе, томан атмосфераның түбән катламында зарарлы матдәләрнең барлык төрләренең туплануы өчен шартлар тудырган, шуңа бәйле рәвештә шәһәр районнарында һава сыйфаты начарлану күзәтелгән.
Фото: ecology.bashkortostan.ru
Читайте нас: