+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 февраль 2021, 23:55

Александр Нерадько: “Уфа” аэропортының мөмкинлекләре яхшы

Бүген Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авиакүчерүләр үсеше турында киңәшмә нәтиҗәләре буенча журналистлар сорауларына җавап бирде.

Бүген Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авиакүчерүләр үсеше турында киңәшмә нәтиҗәләре буенча журналистлар сорауларына җавап бирде.
- Александр Васильевич, сез бүген Уфа аэропортының яңа терминалын карадыгыз. Моннан тыш, хәзер аны модернизацияләү буенча киләчәк планнар эшләнә. Аның үсеш перспективаларын ничек бәялисез? Тулаем алганда Уфа аэропортының федераль дәрәҗәдә позицияләре ничегрәк?
Александр Нерадько: Уфа аэропортының безнең маршрут челтәрендә позицияләре бик төпле. Безнең таянырлык аэропортлар челәтәре бар, алар федераль дәрәҗәдә. “Уфа” халыкара аэропорты анда мөһим урын били.
Күптән түгел аның аша елына 3,5 миллион пассажир үтә иде. Пандемия бу күләмне бераз киметте, ләкин бу вакытта комплексның үсеше туктамады. Республика җитәкчелеге бүгенге көн турында түгел, аэропорт командасы белән иртәгәге көн турында кайгырта.
Яңа корпус тергезү – кыска вакыт эчендә башкарылган стратегик бурыч. Катлаулы 2020 елда эчке һава линияләре терминалының заманча бинасын төзеделәр, ул пассажирлар йөртүне ике тапкыр арттырачак.
Шуңа күрә перспективалар яхшы. Аэропортны, эчке һава линияләрен, төбәкара йөрүләрне үстерергә кирәк. Киңәшмәдә бүген шул хакта сүз барды.
- Радий Фәритович, 2024 елда Уфа үзенең 450 еллыгын билгеләячәк. Бу юбилейга республика башкаласында яңа объетлар төзү планлаштырылган. Аңлавыбызча, аэропортны реконструкцияләү тукталмый. Сезнеңчә, аэрокомплекс территориясендә нәрсә эшләү иң мөһиме? Аэропорт алдында бүген нинди бурычлар куела?
Радий Хәбиров: Аэропортны һәм аэродромны төзегәндә кешеләргә аеруча күренгән нәрсәләр бар. Күренмәгәннәре дә бар. Кагыйдә буларак, алар бик кыйммәт тора, пассажирлар күчерүгә йогынты ясый. Көчле йогынты ясаучы моментларны кеше исәпкә алмый. Шуңа без 2024 елга кадәр барлык бурычларны үтәргә тиеш.
Беренчесе термнал корпусларына кагыла. Бу эшләрне тәмамлаячакбыз. Яңа терминалларны галерея белән тоташтырачакбыз, иске терминалда нәрсә үзгәртергә кирәклеген карарбыз. Биредә бөтенләй икенче керү төркеме булачак.
Икенче бурыч та бар. Ул аэродром инфраструктурасы белән бәйле. Без бүген Александр Васильевич белән барысын да тикшердек. Хөкүмәт комиссиясенә заявка бирдек, чөнки бу - федераль финанслау. Бу юнәлештә диалогны иң беренче чиратта Русия Хөкүмәте Рәисе, аның урынбасарлары белән алып барачакбыз.
Ассызыклыйм: терминаллар корпусына кагылганның барысын да эшләячәкбез. Вокзал алды мәйданын төзекләндерү бик мөһим. Ул бик зур, монда зур инвестицияләр кирәк. Боларның барысы да 2024 елга безнең халыкка матур бүләк булачак.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/139199.html
Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/139199.html
Читайте нас: