Ул юридик берәмлек түгел. Республика белән идарә итү үзәге ул – Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең социаль коммуникацияләр буенча хезмәткәрләре, министрлыклар һәм комитетлар вәкилләре, шәһәрләр һәм районнар командалары.
Барысын да санлы трансформация берләштерә. Балалар спорт мәйданчыклары, чүп җыю урыннары, авыл хуҗалыгы объектлары, юллар, төзелүче мәктәплә һәм балалар бакчалары турында мәгълүмат санлаштырыла. Үзәктә – кешеләр мөрәҗәгатьләре буенча блок. Бу иң мөһиме. Элеккечә “Инцидент-Менеджмент”та һәм “Кире бәйләнеш платформасы”нда эш дәвам итә.
Санлаштыру күп нәрсәне гадиләтергә мөмкинлек бирә. Шулай да иң мөһиме булып кеше кала.
Үзәкнең социаль челтәрләрдә битләре бар: