+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 февраль 2021, 20:21

Уфа юлларында сак булыгыз!

Уфалылар һәм башкала кунаклары игътибарына!

Уфалылар һәм башкала кунаклары игътибарына!

Башкаланың Зәки Вәлиди урамы киселешендә Салават Юлаев проспекты участогында төнге якта транспорт хәрәкәтен вакытлыча ябу режимы кертелә.

Бу чикләү 6 февральдә сәгать 00.00дән 06.00 сәгатькә кадәр, ә алдагы көннәрдә – 7-28 февральдә 00.00 сәгатьтән 05.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.

Шәһәргә керү юлында ябыла торган участокны Сочи урамына һәм аннан Салават Юлаев проспектына бару буенча йөреп була.

Шәһәр хезмәтләре уфалыларны һәм шәһәр кунакларын әлеге чикләүләргә аңлап карауны сорый, уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм урап узу юлларын кулланырга киңәш итә.

Фото: ufacity.info
Читайте нас: