+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 февраль 2021, 22:15

Зират хакында борчылмагыз!

Әлеге вакытта Уфаның төньяк районнары кешеләреннән яңа зират төзү турында мөрәҗәгатьләр килүе дәвам итә.

Әлеге вакытта Уфаның төньяк районнары кешеләреннән яңа зират төзү турында мөрәҗәгатьләр килүе дәвам итә.
Ләкин борчылырга кирәкми. Зират төзү планда бар. Ләкин ул сәнәгать зонасында, әлегесеннән 1,5 километр төньяктарак булачак.
Шуңа Максимовка һәм Тимашево поселокларында яшәүчеләрнең проектланган объектның кешеләр яшәгән секторга якын булачагы хакында борчылуы юкка. Яңа зират Төньяк зиратны киңәйтү булмаячак, ул поселоклардан ерак урнашачак. Тимашевога кадәр – 3,5, Максимовкага 4 километр тәшкил итә.
Яңа объектны хезмәтләндерү өчен тиешле инфраструктура, машиналар һәм автобуслар өчен парковка проектланган. Моннан тыш, автоюлдан Яңа Черкассы поселогына кадәр керү юлы төзеләчәк. Зиртаның бу урында булуы эчә торган суга йогынты ясамаячак.
Бу хакта тулырак: https://ufacity.info/press/news/393306.html
Фото: https://ufacity.info/press/news/393306.html
Читайте нас: