Пандемия чорында мошенниклардан саклану өчен нәрсәләрне белү зарур?
Коронавирус пандемиясе тормыш-яшәешебезгә зур үзгәрешләр кертте. Кеше белән кочаклашып түгел, кул биреп исәнләшергә дә шикләнәбез хәзер. Бу дөрес тә! Таҗлы афәткә киртә куйыйм, дисәң, табибларның, белгечләрнең барлык киңәшләрен төгәл үтәү зарур. Тик тормышыбызга мәкерле вируска ияреп килеп кергән күренешләр дә аз түгел. Шуларның берсе – Интернет аша кеше талаучыларның активлашуы, яңа алымнар уйлап табуы. Дөньябыз онлайн-форматка күчкәч, күпчелек халык дистанцион эшли башлагач, Интернет алдарлары үзләрен судагы балык кебек хис итә башлады. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә акчасыннан, мөлкәтеннән колак кагучылар да күпкә артты.
Бүгенге “Кызыл таң” консультациясендә кеше талаучыларның кайбер алымнары хакында.
Русия Банкы кисәтә
Гади халыкны талауның нинди генә юлларын уйлап тапмый җинаятьчеләр! Бу юлы Русия Банкы мошенникларның яңа алымы турында кисәтә. Кеше талаучылар, телефоннан элемтәгә чыгып, үзләрен хокук саклау органы хезмәткәрләре дип таныштырып, сезгә карата Русия Банкы тарафыннан җинаять эше ачылганын хәбәр итә.
Үзенә карата җинаять эше ачылганын ишеткән һәр кеше каушау хисе кичерми калмый торгандыр. Алдарлар шуны гына көтеп тора да инде! Адәм баласы фикерен туплап өлгергәнче җинаятьчеләр аңардан шәхси мәгълүматларын сорап ала. Банк картасы турында кирәкле мәгълүматны кулга төшергәч, алдарлар тиз арада кармакка эләгүченең барлык акчасын урлый.
Русия Банкы халыкка шуны җиткерә: банк беркайчан да карталар буенча санкциясез операцияләрне тикшерүне сорап хокук саклау органнарына гариза бирми. Әгәр дә шалтыратучы, Русия Банкы мөрәҗәгате нигезендә сезгә карата җинаять эше кузгатылган, ди икән, бу — чып-чын уйдырма!
Картагызның кодын, парольләрегезне хәбәр итә күрмәгез, үзегез банкка шалтыратып, хәлгә ачыклык кертегез.
Соңгы арада караклар тагын бер алымны куллануга керткән: алар кешеләргә финанс омбудсмены исеменнән элемтәгә чыга һәм теге яки бу финанс оешмасы белән килеп туган аңлашылмаучанлыкка ачыклык кертергә, яки акча алырга дип очрашуга чакыра. Мондый очрашуга бару да акчагызны югалту белән тәмамлана.
Былтыр телефон аша кеше талау очраклары бермә-бер арткан. Саклык банкы исеменнән генә дә алдарлар гражданнарга 15 миллион шалтырату ясаган.
Бусагаңнан кире бор!
Интернет челтәрендә: “Илебездә фатирлар буйлап рейдлар башлана, аларны Торак инспекциясе хезмәткәрләре оештыра”, дигән хәбәр таралды. Әлеге чараларның төп максаты — законсыз рәвештә торак планировкасын үзгәртүләрне ачыклау һәм аларның хуҗаларын җаваплылыкка тарттыру, имеш. Үз белдегең белән аш-су бүлмәсе ишеген алсаң да штраф язып китәргә мөмкиннәр, дип тә куркытып куйдылар. Тик бер-ике көннән бу яңалыкның фейк, ягъни ялган булуы ачыкланды.
Әлбәттә, Торак инспекциясе хезмәткәрләре фатирлар буйлап рейдка чыкмый тормый, тик алар фатирлар буйлап рәттән йөрми, ә кемнеңдер үз торагының планировкасын законсыз үзгәртүен белеп калса (бу хакта мөрәҗәгать булса) гына, тикшерү өчен килә. Бу — беренчедән.
Икенчедән, фатирларга килгәнче, инспекторлар аның хуҗаларына язма рәвештә почта аша хәбәр җибәрә, үзләренең бер айдан соң билгеләнгән сәгатьтә киләчәген җиткерә. Бу хәбәр ике тапкыр җибәрелергә мөмкин. Әгәр дә фатир хуҗасы инспекторларны кабул итәргә риза түгел икән, контролерлар судка мөрәҗәгать итә һәм суд приставлары белән килә.
Әгәр дә торактагы үзгәртеп корулар техник таләпләрне бозмаса, аларны теркәп кенә куялар, ә инде хәвефле дип табылсалар, фатир хуҗасыннан аларны элекке хәленә китерүне таләп итәләр.
Һәркайда рейдлар башлану турындагы фейк уңаеннан полиция хезмәткәрләре халыкны уяу булырга чакыра: инспекторлар урынына фатирлар буйлап җинаятьчеләр йөри башларга мөмкин. Торагыгызга бурлар төшмәсен, дисәгез, нинди дә булса тикшерү белән килүчеләрнең (газ, су яисә электр белән тәэмин итү оешмасыннан булсынмы) документларын сорарга кыенсынмагыз. Шигегез туса, шунда ук полициягә шалтыратыгыз!
Эшсезләргә кармак салалар
Эш эзләүчеләргә мошенниклар хәзер телефон аша кармак сала башлаган. Читтән торып эшләү алымы кертелгәч, күпләр Интернет аша эшләү мөмкинлеге хакында уйлана башлаган. Ә алдарлар шуны гына көтеп тора да инде! Алар телефон аша сезгә бик уңайлы һәм яхшы акча эшләп була торган вазыйфа тәкъдим итә. Ә арытаба кычкыртып талый.
Җинаятьчеләр, үзләрен эш бирүче дип танытып, эш эзләүче кешегә шалтырата һәм, әлбәттә, бик кызыктыргыч хезмәт шартлары тәкъдим итә.
Читтән торып эш башлау өчен вазыйфага алынучы телефонына аерым кушымталар урнаштырырга тиеш була. Бу эш өчен кирәк, дип аңлата “җитәкче”. Әлеге кушымталар арасында “троян вирусы” булганы да телефонга кертелә. Шуннан инде җинаятьчеләр телефон хуҗасының мобиль банкының яшерен кодларын ала һәм акчасын урлый.
Коронавирус пандемиясе чорында эшсез калучылар саны күзгә күренеп артты. Тотрыклы табыш эзләгәндә алар арасында җинаятьчеләр авына эләгеп, булган акчаларыннан да колак кагучылар саны бермә-бер күбәячәк, ди белгечләр.
Виртуаль кияүгә чыга күрмә!
Социаль челтәрләрдә тормыш юлдашыңны эзләү — иң хәвефле эшләрнең берсе, ди хокук саклау органнары хезмәткәрләре. Гәзитебездә бу хакта язганыбыз да бар, электрон сайтта да язмалар урнаштырып торабыз. Әмма бу яссылыкта гыйбрәт алырлык тарихлар бер дә азаймый. Ә менә коронавирус пандемиясе чорында алар тагын да күбәйгән, алдар кияүләр кәләшләрне ауга эләктерү сценарийларын да төрлеләндергән.
...32 яшьлек укытучы кыз үзенең икенче яртысын бик озак эзли. Ниһаять, таба. Кызның йөрәген Инстаграм аша чит ил кешесе яулап ала. Тик менә тиздән Елена кәкре каенга сөялеп кала. Алай гына да түгел, ярты миллион сум акчасыннан да колак кага.
Булачак кияү үзен Том Джонсон дип таныштыра. Зур компания җитәкчесемен, дип, кызның һушын ала. Соңгы дүрт елда мин дә Мәскәү шәһәрендә яшим, тик әлеге вакытта Майамидамын, пандемия тәмамлангач та Русиягә киләм, ди. Ә әлегә әйдә “дистанционно” өйләнешәбез, дип тәкъдим ясый. Мондый шәп кияү эләктерүенә кыз шатланып туя алмый, ризалыгын бирә. Ир-егет аңа электрон почта аша ЗАГСка анкета җибәрә, кыз аны тутыра.
Том, тиздән Мәскәүдә 65 миллион сумлык фатир алам, тик менә 5 миллион сум җитеп бетми, ди. 60 миллионын мин түлим, син дә фатир алуда катнашырга тиеш, дип басым ясый. Укытучы кызның, әлбәттә, ул кадәр акчасы булмый. Ул кредит алырга банкка йөгерә, тик аңа андый сумма бирмиләр, 500 мең сум гына эләгә. Әлеге акчаны Том риелтор хезмәтенә түләргә дип сорап ала. Аннары кызга үзенең Мәскәүгә алган авиабилетын фотога төшереп сала. Ул, әлбәттә, ялган булып чыга.
Лена полициягә йөгерә. Хокук сакчылары алдарның эзенә төшә. Үзен Америка гражданы дип таныштырган адәм Перу кешесе була. Ә кызга аның Мәскәүдән язуы ачыклана. Тиздән полиция алдакчыны кулга ала.
Бай чит ил кешесенә кияүгә чыгу хакында хыялланучы гүзәл затларны алдау очраклары бихисап. Ни гаҗәп, караклар кармагына югары белемле, яхшы гына урыннарда эшләүче, яше 30дан узган хатын-кызлар каба. Интернет аша танышулардан бөтенләй баш тартыгыз, дию дөрес түгелдер, әлбәттә, әмма гашыйклык хисеннән ярсып типкән йөрәгегез килеп туган хәлне дөрес бәяләргә комачауламасын иде.
Исән баласын җирләргә акча җыйган
Ахырзаман җитәме, аңламассың: соңгы арада юньсез кылыклары белән шаккатыручы аналар күзгә күренеп күбәеп китте. Менә бер хатын-кыз, мисал өчен, үзенең җиде яшьлек улын җирләү өчен таныш-белешләреннән акча җыйган, ә бала исән-сау булган.
Полициянең дежур бүлегенә 35 яшьлек ханымның улым үлде, җирләргә мөмкинлегем юк, дип, халыктан акча җыюы турында хәбәр килә. Тикшерү нәтиҗәсендә ялганчы хатынның баласын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен махсус исәптә торуы да ачыклана. Җиде яшьлек улы берничә ай элек, әнисеннән алынып, балаларга һәм гаиләләргә ярдәм күрсәтүче үзәккә урнаштырылган була. “Улы үлгән” ханымны кызганып, исәбенә акча күчерүчеләр аз булмый.
Хәзер аңа карата “Мошенниклык” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Социаль челтәрләрдә акча сорап язучылар бихисап. Ниндидер сумма күчергәнче, ярдәм сораучы кеше турында күбрәк мәгълүмат алырга тырышыгыз. Ярдәмчел булу — бик яхшы сыйфат, әмма беркемнең дә хәләл акчасын алдакчыларга күчерәсе килмидер.
Озын сүзнең кыскасы шул, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз: Интернетта язылган һәр хәбәргә ышанып бармагыз, уяулыкны югалту ярамый торган заманда яшибез!