Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 февраль 2021, 19:49

Күркәм подъезд - йорт күрке

Республикада күпфатирлы йорт подъездларын тәртипкә китерү буенча җитди эш оештырылды. Бу хакта Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

Республикада күпфатирлы йорт подъездларын тәртипкә китерү буенча җитди эш оештырылды. Бу хакта Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

"Без подъездларны комплекслы ремонтлау программасын тормышка ашыруны дәвам итәбез, - ди ул. - Республика һәм муниципалитетлар бюджетында кыенлыкларга карамастан, без моның өчен 2021 елда 222,2 миллион сум бүлеп бирдек. Бу акчаларга 112 йортта 306 подъездны, шул исәптән Уфада 95 йортта 260 подъездны тәртипкә китерәчәкбез. Торак милекчеләренең җыелышлары үткәрелде, аларда ремонт проектлары белән билгеләнде. Башкалада 31 подъездда төзелеш-монтаж эшләренә керештеләр инде. Подъездларны комплекслы ремонтлау программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле ике ел эчендә 2069 йортта 6181 подъезд ремонтланды".

Фото: "ВКонатакте"
Читайте нас в