-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 февраль 2021, 15:22

Русиядә ярлылар арта

Моның белән ил Президенты Владимир Путин да килешә.

Моның белән ил Президенты Владимир Путин да килешә.

2020 елда хәерчелек чигендә яшәүче русиялеләрнең саны 13,5 процентка җиткән, хөкүмәт ун елда бу күрсәткечне яртылаш киметергә тели.

«План түбәндәгедән гыйбарәт: 2030 елга керемнәре яшәү минимумыннан да кимрәк булган гражданнарны 6,5 процентка кадәр киметү. Бүгенге көндә ул 13,5 процент тәшкил итә», — дип белдергән иде Владимир Путин журналистлар белән традицион зур матбугат конференциясендә.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, бу рекордлы күрсәткеч түгел.

2000 елда Русия гражданнарының 29 проценты фәкыйрьлек чигендә көн иткән.

2017 елга әлеге күрсәткечне 12,3 процентка кадәр киметүгә ирешкәннәр.

Пандемия чорында ул янә 13,5 процентка җиткән.

Фото: "Кремлин. ру"
Читайте нас: