-6 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 февраль 2021, 21:59

Үсмерләр автобуска һөҗүм иткән

Уфадагы бер тукталышта булган бу хәл турында видеоязма социаль челтәрдә дөнья күрде. Хокук саклаучылар моңа нинди карашта булыр икән?

Уфадагы бер тукталышта булган бу хәл турында видеоязма социаль челтәрдә дөнья күрде. Хокук саклаучылар моңа нинди карашта булыр икән?

Социаль челтәрдә үсмерләр төркеменең маршрут автобусына һөҗүм итү видеоролигы урнаштырылган. Агрессив егетләр, билгеле булмаган сәбәпләр аркасында, Уфа тукталышларының берсендә «ПАЗик»ка бозга ыргыта башлаганнар.

"Автобус тукталды һәм аның алгы пыяласына боз килеп бәрелде, машина йөртүче хәлне ачыкларга урмага чыкты һәм үсмерләр кычкыра, сүгенә башлады", - дип хәбәр итә «Дорожный патруль Уфа» төркеме, вакыйгалар шаһитларына сылтама белән.

Пассажирларның берсе үсмерләрдән тынычлануын сорый, тик балалар аңа колак салмый һәм автобуска һөҗүмен дәвам итә. Куркып калган пассажирлар маршрутка йөртүчедән кузгалып китүен һәм конфликтны дәвам итмәвен үтенә.

Бөтен дөньяда пандемияга ярашлы чикләүләр кертелде. Халыкның күбесе куркышта, һәрнәрсәдән шикләнә, ачуы кабарган кешеләр арта. Бу бигрәк тә психикасы өлгереп җитмәгән үсмерләргә кагыла. Ата-аналарга аларга карата аеруча игътибарлы булырга кала.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: