-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 февраль 2021, 17:21

Артыгын түләүләр кире кайтарыла

Республикада җылылык өчен декабрьгә яңадан исәп-хисап ясый башладылар.

Республикада җылылык өчен декабрьгә яңадан исәп-хисап ясый башладылар.

Исегезгә төшерәбез: республикада меңәрләгән кеше гыйнвар башында килгән суммаларны күреп шаккатты. Төрле исәпләүләр буенча, алар 30-70 процентка арткан. Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча республикада эшче төркем төзелде, ул исәп-хисапларның дөреслеген оператив рәвештә тикшерә.

Узган елның ноябрь һәм декабрь айлары өчен квитанциядәге "Җылылык" графасында исәпләү суммасын чагыштырыгыз. Әгәр сумма декабрь өчен 42 процентка күбрәк икән, сезгә яңадан исәпләү булачак.

Республика халкына югары счетлар килгәч, вәзгыятьне Хөкүмәт һәм Прокуратура контрольгә алды. Башлангыч тикшерү күрсәткәнчә, 42 процентка кадәр үсеш, чыннан да, салкынаю белән бәйле, ә югарырак булган саен — сораулар туа. Тикшерүләр әлегә кадәр бара һәм һәр йорт буенча карарлар соңрак яңгыраячак.

Өстәмә шарт: яңадан исәпләү фатир өчен түләүләргә бурычлары булмаган абонентларга гына башкарылачак.
Фото: Валерий Шахов.
Читайте нас: